Үзәк балалар китапханәсендә эко-тайм (6+)

2 июньнән 4 июньгә кадәр мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны Үзәк балалар китапханәсендә «Урманга дус булып кер» эко-таймы көтте. Ул укучыларга табигать белеме дәресләрендә алган белемнәрен ныгытырга ярдәм итте. 

Ярышучы командалар Кызыл китапка кертелгән хайваннар турында башваткычлар, кошлар турында ребуслар чиште, экология турында шигырь юлларында качып утыручы бөҗәк исемнәрен эзләп тапты. «Кара тартма» уены аеруча зур кызыксыну уятты, анда балаларга тасвирлама буенча тартма эчендәге әйберне белергә кирәк булды. 
Чара азагында балалар гамәли эш белән шөгыльләнде. Алар кеше табигатьтә ташлап калдырган чүп-чарны – кәгазь, агач, пластик, пыяла һәм башкаларны таркалу дәрәҗәсенә карап аерды. Нәтиҗәдә, укучылар көн саен ыргытылучы гади чүп турында яңа фактларны белеп гаҗәпләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: